Бүгенге көндә анда 11 меңнән артык чит ил кешесе укый
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 12 нче сентябрь). Казан федераль университеты Россия югары уку йортлары арасында чит ил студентлары саны буенча икенче урынны алды – учреждениедә 11 меңнән артык шундый укучы исәпләнә. Бу күрсәткеч буенча лидер булып Россия халыклар дуслыгы университеты тора. Бу хакта КФУ ректоры Ленар Сафин Азия омбудсменнар ассоциациясе Генераль ассамблеясы утырышы кысаларында узган түгәрәк өстәлдә хәбәр итте.
«Узган ел университет Үзбәкстанда филиал ачты, быел Каһирәдә филиал ачуга ышаныч белән барабыз», – дип уртаклашты ул.
Хәзер вуз Кытай инвесторлары белән Кытай студентлары өчен тулай торак ачу мөмкинлеге турында фикер алыша, дип өстәде КФУ проректоры Тимерхан Алишев.
«Кайбер төбәкләрдә мондый практика бар: ил вәкилләре, инвесторлар биналарны сатып ала, үз студентлары өчен тулай тораклар ача. Бездә мондый практика Иран белән бар. Параллель рәвештә, милли анклавлар булдырмас өчен, бер илдән студентларны бер тулай торакка урнаштыруны оештырмау бурычы тора», – дип аңлатты ул.
Узган уку елы ахырына Татарстанда 128 илдән 21 меңгә якын чит ил студенты исәпләнгән. Бу республика вузларында укучыларның гомуми санының 15% ы, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы.