Мәктәпләрнең яңа форматлары турындагы дискуссиядә Казан Мэры Илсур Метшин катнашты.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 2 нче декабрь, Юлия Летникова). Бүген «Казаныш» бөтенроссия архитектура-төзелеш форумында мәктәпләр киңлегенең эволюциясе темасына дискуссия узды. Экспертлар һәм катнашучылар булган биналарны яхшырту, якын киләчәктә нинди мәгариф учреждениеләренә ихтыяҗ булуы, архитектура укучыларга һәм укытучыларга ничек тәэсир итә дигән мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Фикер алышуда Казан Мэры Илсур Метшин катнашты. Ул билгеләп үткәнчә, быелгы «Казаныш»ның темасы – яшьләр өчен шәһәр – җирле архитекторларга гына түгел, читтән килгән экспертларга да кызыклы.
Шәһәр башлыгы Татарстан башкаласында ел саен яңа форматта – расланган федераль стандарт буенча 1224 урынга мәктәпләр төзелеше алып барылуына игътибар юнәлтте. Моның белән бергә булган уку йортлары да капиталь ремонтлана. «Бассейннар белән яңа мәктәпләр ачкач, шунда ук «ә кайчан безнең мәктәпкә киләсез?» дигән сорау белән күп мөрәҗәгатьләр килә. Татарстан Президентына рәхмәт, республика программасы буенча соңгы 10 елда 200 мәктәпнең 142 ен ремонтладык», - диде И.Метшин.
Очрашуны ачып, ED Architecture компаниясе генераль директоры Елена Аралова соңгы елларда мәктәпләрнең киңлекләре сизелерлек үсеш алганы турында сөйләде. «Мәгариф учреждениеләренең архитектура проектларын авторлар булдыра, биналар интеллектуаль яктан байый. Моннан тыш, мәктәпләрне икътисади максатка юнәлтеп төзи башладылар. Хәзер мәгариф учреждениеләре – җәмгыятьнең үсеш драйверы һәм көчле социаль корал», - диде ул.
Мәктәп киңлекләре Казанда да үзгәрә. Уку сыйныфларын, спорт һәм актлар залларын, керү төркемнәрен яңарту белән бергә мәктәпләрдә азык-төлек блоклары яңартыла. Бу хакта үз чыгышында Илсур Метшин болай дип искәртте: «Хезмәттәшләр кыю идея тәкъдим иттеләр – мәктәп рестораннары булдыру, һәм бүгенге көндә бу форматта 144 ашханә эшли, - дип искәртте Мэр. – Мәктәп рестораны – ашау һәм ризык тарату зоналары, wi-fi булган матур урын. Шул ук вакытта без балаларны сәламәт туклануга өйрәтәбез – анда газлы сулар, чипсылар һ.б. юк. Кайнар ризык белән тәэмин итү 37% тәшкил иткән, бүгенге көндә – 82%, өстәвенә, укучылар саны 160 меңгә кадәр артты».
Дискуссиядә спикерлар нинди форматтагы мәктәпләргә ихтыяҗ булачагы турында фикер алышты. Модератор Елена Аралова катнашучыларга торак комплексның кеше белән тулу дәрәҗәсенә карап, яңа корпуслар төзүне күздә тоткан үсә торган мәктәпләр, балалар аерым юнәлешләр буенча тирәнтен белем алачак мәктәп-хаблар, гадәти бүлмәләре булмаган, ә киңлекләре күп функцияле булган бүленешле мәктәпләр, иммерсив мәктәпләр һәм проект эшчәнлеге турында сөйләде.
Экспертлар заманча мәктәпләрдә билгеле бер фәннәр (рус теле, география, химия һәм башкалар) өчен кабинетлар оештырырга кирәк түгел дигән бердәм фикергә килде. «Мәктәп архитектурасы укытучыларга хәзерге кебек лекцияләр форматы гына түгел, ә барлык уку режимнарын кулланырга мөмкинлек бирергә тиеш. Педагог дәрес алып бару сценариенда чикләнергә тиеш түгел, шуңа күрә заманча архитектура билгеле бер дәрәҗәдә ирек бирергә тиеш», – дип ассызыклады Казан халыкара мәктәбе директоры Нияз Гафиятуллин.
Шулай ук дискуссиядә катнашучылар проект эшчәнлеге булган мәктәпләрнең форматын уңай бәяләделәр, аларда укучылар гомуми белем ала һәм, әйтик, ИТ-технологияләр белән бәйле һөнәрләрне үзләштерә. «Мондый укыту форматлары мәктәп белемнәрен һәм тормышны бәйли», - дип билгеләде Нияз Гафиятуллин.
Ул шулай ук бүленешле мәктәпләр хәзерге вакытта популярлашкан гаилә белеме кысаларында файдалы булырга мөмкин, дип өстәде. «Балага өйрәнергә теләгән нәрсә монда тормышка ашырылырга тиеш. Бүленешле мәктәпләр ярдәмендә гаилә белемен тиешле юнәлешкә юнәлтергә мөмкин», - диде Казан халыкара мәктәбе директоры.
Дискуссия вакытында экспертлар гамәлдәге типик мәктәпләрне реконструкцияләү турында да фикер алыштылар. Аларны заманча итү өчен норматив базаны «тынычландырырга» кирәк, дип саный «Студия 44» архитектура бюросы җитәкчесе Никита Явейн. «Мәктәпне реконструкцияләү – гадәти күренеш. Һәр бинада без мәйданнарның өчтән берен мәктәп укучылары өчен иҗтимагый-мәдәни киңлекләргә юнәлтү өчен бүлеп бирә алабыз», – диде ул. Үз чиратында Н.Гафиятуллин мәктәпләрне яңартканда укытучыларга тиешле игътибар бирергә кирәк дип саный.
Педагогларны әзерләү темасын Казан Мэры да кузгатты. «Мохит кешене балачактан ук формалаштыра. Укытучылар тиешле мохиттә формалашсын өчен, педагогика көллиятләрендә һәм университетларда кызыклы креатив атмосфера тудыру турында уйларга кирәк», – дип саный И.Метшин.
Дискуссия ахырында Нияз Гафиятуллин – Халыкара мәктәп архитектурасы, ә Никита Явейн Эйфман балет академиясе һәм Мәскәү өлкәсендәге Примаков гимназиясе проектлары турында сөйләде.
«Форумда Казан, Татарстан архитекторлары һәм башка шәһәр һәм төбәкләрдән килгән кунаклар катнаша. Сезнең килүегез, тыңлавыгыз һәм ишетүегез, безне уйландыруыгыз мөһим. Мондый хезмәттәшлек һәм фикер алышу кирәк», – диде Мэр. Ул шулай ук форумда катнашучылар белән аралашу өчен онлайн-мәйданчык булдырырга тәкъдим итте. «Аралашуны дәвам итү өчен интернет-мәйданчык кирәк», - диде ул. «Без хезмәттәшләргә рәхим итегез диябез! Әлеге идеяләрне тормышка ашырылган проектларда күрергә телибез. Башта үзебезгә без әзер дип әйтергә, аннары моны эшләргә кирәк», – дип йомгаклады И.Метшин.
Дискуссиядән соң шәһәр башлыгы «Казаныш» партнерлык зонасында урнашкан күргәзмәдә булды. Биредә Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина белән бергә Илсур Метшин ТР башкаласында барлыкка киләчәк торак комплекслары проектлары белән танышты.
Исегезгә төшерәбез, «Казаныш» икенче бөтенроссия архитектура-төзелеш форумы «Урам» экстрим-паркында кичә ачылды. Дискуссияләрнең төп темасы – «Яшьләр өчен шәһәр». Бөтен илдән 1,7 меңнән артык катнашучыны берләштергән чарада архитектура, дизайн һәм төзелеш өлкәсендәге 200 эксперт чыгыш ясаячак, шуларның 70% ы – 35 яшькә кадәрге белгечләр. Өч көн эчендә барлыгы 30 дан артык актуаль тема буенча фикер алышу планлаштырыла, шул исәптән сәнәгать территорияләрен реновацияләү, төзелештә һәм проектлауда яңа технологияләр.