В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Җиңү өчен 6 илдән бер меңнән артык спортчы көрәште.
Фото: Физик культура һәм спорт комитеты
(Казан шәһәре KZN.RU, 11 нче май). Казанның «Ак Бүре» спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре карате буенча «Дуслык кубогы» халыкара турниры призерлары булдылар. Ярышлар 5-7 нче майда Минскида узды.
Мәсәлән, Камилла Бикмуллина – көмеш, ә Ранэль Гарифуллин бронза медаль яулады, дип хәбәр итә ТР башкаласының Физик культура һәм спорт комитеты.
Татарстан спортчылары ярышлардан барлыгы 4 медаль алып кайттылар. Алтынны – Камилла Гарипова, көмешне Әмир Заһиров яулады. Турнир 6 илдән бер меңнән артык спортчыны берләштергән.