В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Табылган пенсия карталары һәм паспортлар хуҗаларына кайтарылган инде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче февраль). Казанда 5-11 февральдә җәмәгать транспорты пассажирлары автобусларда 10 әйбер оныткан. Табылган пенсия карталары һәм паспортлар хуҗаларына кайтарылган инде.
Тагын 7 әйбер табылдыклар бюросында хуҗаларын көтә - хуҗалар әлегә бияләй, ике бүрек, аяк киеме салынган ике сумка, беләзек һәм әйберләр салынган пакетларны килеп алмаган.
Автобуста онытылган әйберләрне алу өчен 2-нче ПАТПның диспетчерлык бүлегенә +7(843)275-30-20 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк, дип хәбәр иттеләр Транспорт комитетында.