Шәһәрнең 61 меңнән артык кешесе җәмәгать киңлекләре өчен тавыш бирде, шуларның 41 меңнән артыгы – ишегаллары өчен.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 23 нче июнь). 207 мең татарстанлы, шул исәптән 61 меңнән артык казанлы, 2023 елда төзекләндереләчәк җәмәгать киңлекләре өчен тавыш бирүдә катнашты. Шулай ук «Безнең ишегалды» президент программасы буенча яңартылачак топ-200 ишегалды билгеләнде. 121 мең татарстанлы, шул исәптән 41 меңнән артык казанлы сайлаган.
15 нче апрельдән 30 нчы майга кадәр уздырылган тавыш бирүдә Казан һәм Яр Чаллы халкы аеруча актив катнашкан (27 меңгә якын – җәмәгать киңлекләре өчен, шуларның 18 меңе – ишегалды өчен). Татарстанның Түбән Кама, Әлмәт һәм Яшел Үзән районнарында яшәүчеләр сораштыруларда актив катнашкан. Тавыш бирүдә беренче тапкыр 14 яшьтән өлкәнрәк яшүсмерләр катнаша алган.
Казанның җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү буенча сораштыруда иң күп тавышны Җиңү паркындагы сулык җыйган. Шулай ук җиңүчеләр арасында Нокса урманы, Түбән Кабан күле яр буе (3 нче чират), «Балыкчы бакчасы», Серов урамындагы яшел зона, Тэцевская урамындагы урман посадкасы, Лукин урамындагы променад, Яңа өйләнешүчеләр паркы, Юныс мәйданы, Дәрвишләр мәйданы, Воровский урамындагы тимер юл вокзалы янындагы сквер һәм башкалар бар. Җиңгән җәмәгать киңлекләренең тулы исемлеген сайтта белергә мөмкин.
Халык үз тавышларын конкрет районда яки шәһәрдәге бер территория өчен генә калдыра алды. 2022 елда тавыш бирүгә барлыгы 204 объект чыгарылган – бу парклар, яр буйлары, бульварлар, урамнар, скверлар, дип хәбәр итә «Татарстан парклары» проектының матбугат хезмәте.
Җәмәгать киңлекләре ишегалды территорияләре белән бергә булдырыла һәм яңартыла. Мондый комплекслы якын килү аркасында ишегаллары парклар белән уңайлы һәм куркынычсыз маршрутлар белән тоташа һәм бердәм шәһәр челтәре формалаша.