Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.06.2023, 11:31

Казанлылар 2024 елда төзекләндерү өчен объектларны сайладылар – күпчелек Серов урамындагы бульвар өчен тавыш бирде

Үз фикерләрен шәһәрдә яшәүче 112 меңгә якын кеше белдергән

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 13 нче июнь, Юлия Летникова). 2024 елда төзекләндерү өчен җәмәгать киңлекләренә тавыш бирүдә Татарстанда яшәүче 363 мең 258 кеше катнашты – узган ел белән чагыштырганда 75% ка күбрәк. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Республиканың барлыгы 267 территориясе тавыш бирүгә чыгарылган, шуларның 30 ы Казанда урнашкан. Сораштыруда шәһәрнең 112 меңгә якын кешесе катнашкан. Аларның күбесе – 12 мең 820 кеше – Серов урамындагы бульварның икенче чираты кысаларында төзекләндерү өчен тавыш биргән. Исегезгә төшерәбез, быел җәмәгать киңлегенең беренче өлешендә кече архитектура формалары белән сенсор бакча, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен элементлар белән мәйданчык, аралашу һәм бочча уйнау зоналары булдырылачак. Ә инде киләсе елда күл территориясен төзекләндерү планлаштырыла.

Сораштыру нәтиҗәләре буенча икенче урында (12 мең 548 тавыш) Акчарлак күлләре территориясе тора, анда өченче чират кысаларында эшләр башкару планлаштырыла.

«Зур Акчарлак күлен төзекләндерү кварталның Чуйков урамыннан Лаврентьев урамына кадәр үтеп керүчәнлегенә ирешергә, хастаханә һәм перинаталь үзәк арасында элемтә булдырырга мөмкинлек бирәчәк. Шулай ук Лаврентьев урамындагы базар мәйданын үзгәртеп кору планлаштырыла», – дип сөйләде Казан Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Сәлахетдинов. Ул проект буенча табигатькә минималь тыкшыну күздә тотыла, яңа җәяүлеләр элемтәләре барлыкка киләчәк, флора һәм фаунаны күзәтү мөмкинлеге булачак, дип өстәде.

11 мең 300 казанлы тавыш бирүдә «Үз вариант җавабың»ны сайлаган һәм төзекләндерү өчен үз территорияләрен тәкъдим иткән. Җиңүче җәмәгать киңлекләренең тулы исемлеген сайтта белергә мөмкин.

Шулай ук Татарстан халкы «Безнең ишегалды» республика программасы буенча яңартылачак йортларның территорияләрен сайлады. Үз тавышларын 230 меңгә якын кеше бирде, шуларның 71 мең 900 е – Казан халкы, бу узган ел белән чагыштырганда 73% ка күбрәк. 67 йорт лидерлар исемлегендә – шәһәрнең Киров һәм Мәскәү районнарында 16 территория, калган районнарда 17 шәр территория. Вахитов һәм Идел буе районнары халкы иң актив тавыш бирде.

Барлык яңалыклар