В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәрлеләр профессионал белән аралаша, шулай ук аның эшен – «Блудный сын» нәфис кыска метражлы фильмын һәм «Монолог» документаль фильмын карый алачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы июль). Казанда яшь режиссер Оксана Синчугова белән иҗади очрашу узачак. Шәһәрлеләр профессионал белән аралаша, шулай ук аның эшен – «Блудный сын» нәфис кыска метражлы фильмын һәм «Монолог» документаль фильмын карый алачак.
Оксана Синчугова – Казан мәдәният институтының кино һәм телевидение факультетын тәмамлаган, кинематография конкурслары дипломанты, алар арасында Бөтенроссия Шукшин кинофестивале, Халыкара мөселман киносы фестивале, «Святая Анна» студентлар һәм дебют фильмнары ачык фестивале, шулай ук «Иди и смотри» Халыкара студентлар кыска метражлы киносы һәм телефильмы фестивале бар.
Очрашу 11-нче июльдә 19.00 сәгатьтә «Эковоркинг» киноклубында түбәндәге адрес буенча узачак: Ямашев проспекты, 45а, 1, 7 кат. Керү бушлай, сылтама буенча алдан теркәлү кирәк, дип хәбәр иттеләр «Время кино» дирекциясендә.