В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстан спортчылары барлыгы 8 медаль яулады.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче ноябрь). Татарстан спортчылары Саранскида (Мордовия Республикасы) узган су асты спорты буенча бөтенроссия ярышларында җиңү яулады. Татарстан Республикасы данын Казан, Яшел Үзән һәм Яр Чаллы спортчылары яклады.
Татарстан спортчылары барлыгы 8 шәхси медаль яулады, шулай ук ике ярыш көне нәтиҗәләре буенча эстафета йөзүе буенча ике тапкыр көмеш медаль яуладылар. Команда эчендә иң яхшысы - халыкара класслы спорт мастеры, Россия яшүсмерләр җыелма командасы әгъзасы Әмир Хөсәенов булды, ул классик ластларда 200 һәм 400 дистанцияләрдә җиңү яулады, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.