Җәмәгать фикер алышуында Карбышев, Комаров һәм Курчатов урамнарында яшәүче берничә дистә кеше катнашты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче март, Екатерина Виславская). Казанлылар “Комсомолец” паркында амфитеатр төзүне хупламадылар, ләкин җәяүлеләр сукмакларына агач җәюгә ризалык белдерделәр. Әлеге җәмәгать киңлеген төзекләндерү проекты буенча ачык фикер алышу 13 мартта Совет районының 8-нче гимназиясенең актлар залында үтте.
Кинотеатр иде, парк булды
“Комсомолец” паркын төзекләндерү – биредә яшәүчеләрнең идеясе. Парк рәсми буламаган рәвештә монда XX гасырның 70-нче елларында төзелгән кинотеатр исемен йөртә. Бинаны саклап калынмады, аны 2010 елда сүттеләр, хәзер биредә шул исемдә торак комплекс урнашкан.
Биредә яшәүчеләрне яшел почмак язмышы борчыса, белгечләр конкрет җитешсезлекләр турында сөйли: яктырту, җәяүлеләр сукмаклары, территориядәге чүп.
“Полимер такталар” һәм яңа фонтан
Фикер алышуга килүчеләрне 10 эшче төркемнәргә бүлделәр. Һәр төркемгә паркның генпланы, сораштыру бите һәм проект тапшырылды.
Проект авторы, архитектор Рүзәл Фәрхуллин “Комсомолец” паркы концепциясен тәкъдим итте. Аны табигый ландшафт буларак саклап калу карары кабул ителде. Парк территориясендә балалар һәм спорт мәйданчыклары, якты ут чыганаклары, тыныч ял итү зоналары булачак.
Карбышев урамындагы фонтан парк территориясенә кермәсә дә, халык теләге буенча, аны да төзекләндерергә карар кылынды.
Авторлар билгеләп үткәнчә, әлеге проект башлангыч булып тора, аңа үзгәрешләр кертелергә мөмкин.
Чиркәү генә төзеләчәк
Фикер алышуда катнашучылар башка сораулар белән беррәттән биредә чиркәү кирәклегенә тукталды. ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман игълан иткәнчә, әлеге сорау буенча фикер алышулар бара, уртак карарга килгәч, чиркәү парк проектына кертеләчәк.
Комаров урамы буендагы аллея чик сакчыларына багышланачак
Карбышев урамында яшәүчеләр Комаров урамындагы территорияне дә проектка кертергә тәкъдим иттеләр. Совет районы администрациясе башлыгы Рөстәм Гафаров әлеге территориягә агачлар утыртып, чик сакчылары истәлеген мәңгеләштерергә тәкъдим итте.
“Танкодромда яшәүчеләр” гаиләсе
Фикер алышуның икенче этабы – проект буенча төркемнәрдә фикер алышу. Казанлылар үзләренең шикләрен, фикерләрен белдерделәр һәм аларны калган төркемнәр каршында укып чыктылар.
Барлык төркемнәрнең дә паркта амфиатер һәм чыгышлар турында уртак фикердә булулары ачыкланды. Алар аны яшел зонада түгел, ә фонтан янында ясарга тәкъдим иттеләр. Этләрне йөртү мәйданчыгы кирәклеге шик тудырмый.
Түләүсез бәдрәф, полиция чакырту кнопкаларын булдыру кирәк, дип саныйлар фикер алышуда катнашучылар.
Барлык тәкъдимнәр дә язып алынды. Киләсе очрашуга кадәр проект әлеге тәкъдимнәрне исәпкә алып үзгәртелер, дип көтелә.
Искәртергә кирәк, Казанда 4 яңа җәмәгать киңлеген төзекләндерү планлаштырыла. Әпсәләмов урамындагы сквер һәм Ю.Фучик урамындагы бульвар буенча фикер алышулар 14 һәм 15 мартта үтәчәк.