Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.05.2025, 10:41

Казанлылар май аенда Казанның мобиль пунктларында бушлай диспансерлаштыру уза алачак

Үзең белән паспорт, мәҗбүри медицина иминияте полисы һәм СНИЛС алырга кирәк

Башкалада май башыннан бушлай күчмә диспансеризация башланды. Ул 11 майга кадәр дәвам итәчәк. Казанлылар профилактик медицина тикшерүен уза, өйдән ерак түгел флюорография һәм маммография ясый алачак. Диспансерлаштыру кысаларында шәһәр кешеләрен терапевт тикшерәчәк.

«МКДЦ» ДАССУ мобиль пункты башта 6 майга кадәр «Северный» мәдәният йорты янында Кутузов ур., 15 адресы буенча кизү торачак.

Кол Гали урамындагы 16нчы йорт янында шәһәрлеләрне 8еннән 11 майга кадәр кабул итәчәкләр.

7 нче шәһәр клиник хастаханәсенә беркетелгән халык сәламәтлекне 5 – 11 майда Адоратский урамы, 36а адресы буенча тикшерә алачак.

Шәһәр РКБсы хезмәткәрләре 4 майдан 5 майга кадәр Бокс үзәге янында (Җәүдәт Фәйзи ур., 2а) кизү торачак. 6 майдан 9 майга кадәр мобиль пункт сәүдә үзәге янындагы парковкада (Җиңү проспекты, 91), шулай ук 10 һәм 11 майда Ю.Фучик урамы, 90 адресы буенча эшләячәк.

Мобиль пунктларда казанлылар кан анализын тапшырачак, шунда ук табиблар глюкоза, холестерин һәм простатспецифик антиген дәрәҗәсен тикшерәчәк (яман шешне һәм башка патологияләрне беренчел диагностикалау өчен). Табиблар электрокардиограмма (ЭКГ), флюорография ясаячак һәм яшерен канга тикшерәчәк. Хатын-кызлар өчен гинеколог, маммолог консультациясе, шулай ук онкоцитологиягә анализ алу оештыралар.

Исегезгә төшерәбез, үз-үзең белән паспорт, мәҗбүри медицина иминияте полисы һәм СНИЛС алырга кирәк.

Казанлыларны бушлай диспансерлаштыру «Дәвалау һәм актив тормыш» милли проекты кысаларында уздырыла, дип хәбәр иттеләр Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында.

Барлык яңалыклар