"Эрмитаж-Казан" үзәгендә XIX-XX гасырларның 300-дән артык анимацион һәм оптика уенчыгы тәкъдим ителәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче март). "Эрмитаж-Казан" үзәгендә Россиядә иң зур анимацион һәм оптик уенчыклар коллекциясен тәкъдим итәчәкләр. Күргәзмә кино һәм мультипликация уйлап табу серләрен ачып җибәрә. Шәһәр халкына XIX-XX гасырларның барлыгы300-дән артык анимацион һәм оптика уенчыгы тәкъдим ителәчәк.
Күргәзмәнең күп кенә экспонатларын АКШ, Англия һәм Франциядән алып кайтканнар. Әйтик, праксиноскоп - хәрәкәт итүче рәсемнәр күрсәтү өчен анимация атасы Эмиль Рено уйлап тапкан оптик җайланма. Тагын бер уникаль экспонат - кинога нигез салучылар танылган бертуган Люмьерларның фабрика кино пленкасы. Кунакларны шулай ук уенчык синематографы, 3D-сурәтләр күрсәтү өчен стериоскоплар, оптик алдауга нигезләнгән уенчыклар гаҗәпләндерә.
Экспозициянең төп үзенчәлеге - 20 интерактив экспонатны эштә сынап карау өчен уникаль мөмкинлек. Алар ярдәмендә хәрәкәт иллюзиясен һәм анимацияне күрергә генә түгел, "тылсымлы фонарь" серле җайланманың ничек эшләвен яки ни өчен "ялганчы" дип аталуын һәм ни өчен аның эше өчен көзге кирәк булачагын да аңларга мөмкин булачак.
Теләүчеләр мастер-классларда һәм анимация тарихы буенча лекцияләрдә катнаша, үзләрен уенчыклар уйлап табучы итеп тоя, шулай ук берничә мультипликация төрен өйрәнә алачаклар.
Күргәзмә 2 июньгә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә "Эрмитаж-Казан" үзәге.