Казан Кремлендә «Кремльдә Ольга Скепнер беләнJAZZ» XIII Халыкара импровизацион музыка фестивале ябылу тантанасы була.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче август). 22-нче августта Казан Кремленең Пушечный ишегалдында «Кремльдә Ольга Скепнер беләнJAZZ» дигән XIII Халыкара импровизацион музыка фестивале ябылу тантанасы була.
Фестивальнең соңгы көнендә ике коллектив чыгыш ясаячак. Аларның беренчесе - Россиянең атказанган артисты, джаз пианисты Леонид Винцкевич, саксофонист Николай Винцкевич һәм Россиянең танылган виолончелисты Борис Андрианов иҗат иткән «Винцкевич-Андрианов трио» төркеме. Алар Казандагы фестивальдә барабанчы Вартан Бабаян белән бергә «Джазовое отражение виолончельных сюит Баха» программасын тәкъдим итәчәк.
Икенче коллектив танылган Америка джаз теноры-саксофонисты – джаз йолдызлары белән чыгыш ясаучы атаклы музыкант Эрик Александерны һәм казанлылар яратып өлгергән Алексей Подымкин квартетын берләштерәчәк.
Концерт 20.00 сәгатьтә башланачак, кунаклар 19.30 сәгатьтә җыела башлый, дип хәбәр итә фестивальнең матбугат хезмәте.