«Өмә party – Чиста уеннар» 7-нче августка билгеләнгән.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче август). 7-нче августта Казанда «Өмә party – Чиста уеннар» экология ярышлары узачак. Шәһәр халкы «Түбән Заречье» пляжының яр буе территориясен чистартып кына калмыйча, вакытны да күңелле үткәрә алачак.
Барлык катнашучылар да командаларга бүленәчәк һәм мобиль кушымта ярдәмендә тизлеккә җыештырачак. Ярышларда җиңүчеләр Казан өстендә самолет белән очу мөмкинлеген алачак.
Өмә заманча диджей-сетлар астында узачак. Казанлылар өчен шулай ук берничә тематик зона оештырыла: «Витязь» футбол академиясеннән балалар-спорт мәйданчыгы, «Trespassers МС» байкерларыннан фотозона һәм фудкорт.
Чара 14:00 сәгатьтә башлана. Катнашу өчен теркәлү кирәк.
Өмәнең оештыручылары булып Казан Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты, А.Леонов исемендәге су асты фәнни-тикшеренү отряды һәм ТР Балалар оешмалары советы тора.