В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кышкы күңел ачу Гарри Поттер турындагы китаплардан хоккей һәм квиддич катнашмасыннан гыйбарәт.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы гыйнвар). 11-нче гыйнварда Урицкий исемендәге паркта Казан халкы һәм кунаклары метлобол буенча турнирда - Гарри Поттер турында китапларда хоккей һәм квиддичны кушып уйлап чыгарылган спорт уенында катнашачаклар.
Ярышлар 12.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе.
Исегезгә төшерәбез, Казанның иҗтимагый киңлекләрендә 14-нче гыйнварга кадәр «Паркларда кыш» дигән Яңа ел программасы уза. Барлыгы 18 территориядә 130 бушлай чара оештырылган: яшьләр концертлары, спорт чаралары, балалар театр тамашалары, перфоманслар, мастер-класслар. Афиша белән сылтама буенча танышырга мөмкин.