В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстан җыелма командасы спортчылары барлыгы биш тапкыр бүләкләнгән
Фото: ТРның акробатик рок-н-ролл һәм заманча спорт биюләре федерациясе
«10-12 яшьлек яшүсмер егетләр» номинациясендә Казанның Original People брейкинг мәктәбе укучысы Урал Уразаев иң яхшысы дип табылган. Әлеге мәктәпнең икенче вәкиле, Мирослав Яковлев, «7-9 яшьлек малайлар» номинациясендә икенче булган. 13-15 яшьлек кызлар арасында бронза медаль иясе – Софья Емельянова.
Ике көмеш медаль команда ярышларында яуланган. «10-15 яшьлек егетләр һәм кызлар» номинациясендә икенче урынга Space Move Style командасыннан Ансар Сәйфетдинов лаек булган. 19 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында көмеш медальне Original People коллективы алган, коллектив исеменнән Павел Мухин һәм Евгений Первушкин чыгыш ясаган.
Архангельскидан тыш, турнир этаплары шулай ук Псков, Казан, Хабаровск һәм Түбән Новгородта узачак, дип хәбәр итә ТРның акробатик рок-н-ролл һәм заманча спорт биюләре федерациясе вәкилләре.