Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
10.02.2025, 13:37

Казанлылар парковка сессияләре өчен түләгәндә техник хаталарны ешрак ясый башладылар

Халыкның агымдагы тәүлек ахырына кадәр автомобильнең дөрес күрсәтелмәгән дәүләт номерын яки парковка зонасын мөстәкыйль төзәтү мөмкинлеге бар

2024 елда төзекләндерүнең муниципаль кагыйдәләрен бозган өчен Казанның административ комиссияләре 794 беркетмә төзегән. Штрафларның гомуми суммасы 13 млн сумнан артып киткән. Бу бурычтан бүгенгә 5,5 млн сум алынган. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә административ комиссияләр эшчәнлеген оештыру идарәсе башлыгы Наил Биктаһиров хәбәр итте.

«Бу хокук бозуларның күп өлеше кышкы чорда теркәлгән. Хәтерләгәнебезчә, узган гыйнвар һәм февраль айларында кар явуга бай булды, бу табигый рәвештә территорияне кардан чистартуга кагылышлы Татарстан Республикасы Административ хокук бозулар кодексының 3.6 маддәсе буенча эшләрнең артуына китерде», – дип билгеләде докладчы.

Ул өстәп әйткәнчә, контроль органнары территорияләрне карап тоту өлешендә шәһәр һәм халык өчен нәтиҗәләрне киметү өчен вәзгыятьне тикшерүне дәвам итәләр. Намуссыз оешмаларга, биналар һәм җир кишәрлекләре милекчеләренә карата административ йогынты ясау чаралары кулланылачак.

Наил Биктаһиров әйтүенчә, узган ел шулай ук муниципаль парковкаларны түләмәгән өчен хокук бозулар саны арткан булган. Бу юнәлештә якынча ике тапкыр үсеш теркәлгән. Билгеләнгән хокук бозулар күләме түләмәү фактларын теркәү системасын камилләштерүгә бәйле.

Моннан тыш, парковка сессияләре өчен түләгәндә шәһәр халкының техник хаталар саны артты. Еш кына казанлылар транспорт чарасы номерының дәүләт теркәү билгесен яки парковка зонасы номерын дөрес кертмәгәннәр, шулай ук транспортны урнаштыру өчен вакытында түләмәгәннәр – беренче 15 минут узганнан соң.

Спикер искәрткәнчә, яшәүчеләрнең агымдагы тәүлек ахырына кадәр автомобильнең яки парковка зонасының дөрес күрсәтелмәгән дәүләт номерын мөстәкыйль төзәтү мөмкинлеге бар. Моны «Казанский паркинг» сайтының шәхси кабинетында һәм мобиль кушымталарда эшләргә мөмкин.

«Хокук бозуларның башка төрләре буенча контроль органнарыннан материаллар керүнең кимүе күзәтелә», — дип йомгаклады Наил Биктаһиров.
Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 10.02.2025
Видеорепортаж
10.02.2025 13:39
Казанда хокук бозулар буенча чыгарылган карарлар саны 2023 ел белән чагыштырганда 65% ка арткан
Барлык яңалыклар