30-нчы июньдә мобиль пунктта 1,5 меңнән артык кеше булды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче июль). 5370 кг чамасы икенчел чималны казанлылар 30-нчы июньдә шәһәрнең сәүдә үзәкләренең берсендә эшләгән мобиль пунктка алып килде. Икенчел чимал җыю акциясендә Казанның 1,5 меңнән артык кешесе катнашты.
Берничә сәгать эчендә мобиль пункт активистлары 1689 кг макулатура, 1736,6 кг пыяла, 351 кг каты пластик, 350,7 кг йомшак пластик, 207,1 кг «Тетра пак» төргәкләре, 145 кг металл, 14 кг диск, 42,7 кг техника һәм 82 кг уенчык җыеп алдылар. Моннан тыш, хәйриячелек өчен 692 кг кием һәм текстиль җыелды, ә 59,5 кг капкачны тапшырганнан алынган акчалар «Кот и пес» приютына күчереләчәк, дип хәбәр итә оештыручылар.