Хәйрия акциясендә 500 дән артык кеше катнашкан.
Фото: Марат Мөгыйнов
Фонд файдасына казанлылар кием-салым, аяк киеме, сумкалар һәм китаплар тапшырган, дача тотучылар ташкабаклардан җыелган уңыш белән уртаклашкан. Моннан тыш, күп кенә катнашучылар мәктәп кирәк-яраклары – рюкзаклар, дәфтәрләр һәм канцелярия товарлары алып килгән.
Җыелган әйберләр сортировкаланып, Калинин ур., 3 адресы буенча урнашкан «Яхшы куллар» склады аша мохтаҗларга биреләчәк. Ел саен биредә 12 меңнән артык кеше кием-салым, аяк киеме, көнкүреш техникасы һәм башка кирәк-яраклар ала, дип хәбәр итә «Игелекле эшләр көне» хәйрия фонды матбугат хезмәте.
Әйберләрне дүшәмбедән шимбәгә кадәр Калинин ур., 3 һәм Восстание ур., 59 адресы буенча урнашкан «Яхшы куллар» склады пунктларында тапшырырга мөмкин. Әйберләр чиста һәм яхшы хәлдә булырга тиеш, төсе, үлчәме һәм фасоны әһәмияткә ия түгел.