Активистлар су төбен һәм яр буе зонасын чистарттылар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче июль). Кичә Казанның Урман күлендә экологик акция үткәрелде, анда катнашучылар 130 капчык чүп-чар җыйдылар. Активистлар су төбен һәм яр буе зонасын чистарттылар.
Әлеге акциягә Рус география җәмгыяте әгъзалары, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре, «Бердәм Россия» сәяси партиясе вәкилләре, «Чиста булачак» экологик хәрәкәте активистлары, шулай ук барлык теләүчеләр дә кушылды. Катнашучылар сүзләренә караганда, күл территориясе чүпләнгән, ә кайбер су янындагы куаклар чүплекләр сыйфатында кулланылган булып чыкты, катнашучылар аннан берьюлы берничә капчык чүп-чар җыеп алдылар.
Активистларга су төбен чистартырга А.А.Леонов исемендәге су асты тикшеренү отряды аквалангистлары ярдәм итте. Алар су төбеннән пыяла һәм пластик шешәләр һәм күп санда кирпечләр күтәрделәр. Акция ахырында җыелган чүп-чар пляж территориясеннән чыгарылды, дип хәбәр итә Рус география җәмгыятенең Татарстандагы төбәк бүлеге.
Мондый акция Казанда инде бишенче тапкыр үткәрелә һәм шәһәрнең битараф булмаган кешеләрен үзенә җыя. Рус география җәмгыятенең Татарстан бүлеге сулыкларны чистарту көннәрен инде 10 елдан артык үткәрә, аның кысаларында активистлар республиканың эре шәһәр сулыкларының төбен һәм яр буе зонасын – халык өчен популяр ял итү урыннарын чүп-чардан чистарталар.