В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
28 майда республикада Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил кайнар линиясе эшләячәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче май). 28 майда Татарстанда “Балаларга медицина хезмәте күрсәтүне оештыру: сораулар, проблемалар, тәкъдимнәр” темасына багышланган кайнар линия эшләячәк. Республикалыларга Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил аппараты белгечләре консультация бирәчәк. Алар бәлигъ булмаган балаларга медицина хезмәте күрсәтү турындагы сорауларга җавап бирәчәк һәм балаларга хезмәт күрсәтү сыйфатын арттыру буенча тәкъдимнәр кабул итәчәк.
Шалтыратулар 28 май көнне 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр 8 (843) 236-61-24, 236-61-26, 236-61-49 телефоннары аша кабул ителәчәк, дип хәбәр иттеләр ведомствода.