ТР буенча Россия кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәләрендә федераль хезмәт идарәсе кайнар линия ача.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче июнь). 25 июньнән казанлылар чит илләрдә актуаль эпидситуация, ял вакытында үзеңне тоту кагыйдәләре, шулай ук туристик хезмәтләр алганда кулланучылар хокуклары турындагы сораулар бирә алалар. Шалтыратучылар сорауларына ТР буенча Россия кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәләрендә федераль хезмәт идарәсе һәм “Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге” ФБССУ белгечләре җавап бирәчәк.
Консультацияне 9 июльгә кадәр (843) 238-35-09, (843) 221-90-16 номерлары аша алырга мөмкин.