В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Гаризаны 12 нче июньгә кадәр җибәрергә мөмкин.
Фото: Денис Гордийко
Анкеталарны фестивальнең сайтында кабул итәләр. Гаризада үзең турында язарга һәм чыгыш белән видеоны беркетергә кирәк. Конкурс нәтиҗәләре 16 нчы июньдә «Татарстан яшьләре»нең «ВКонтакте»дагы берләшмәсендә ясалачак.
Казанда Яшьләр көне 26 нчы июньдә «Урам» экстрим-паркында узачак. Концертның хедлайнеры Niletto булачак. Фестивальдә шулай ук белем бирү һәм интерактив мәйданчыклар эшләячәк, бию батллары һәм шигъри слэмнар оештырылачак, стендап-комиклар чыгыш ясаячак. Чараларның тулы исемлеге белән сылтама буенча танышырга мөмкин. Керү ирекле, алдан сылтама буенча теркәлү сорала.
Чараны Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык (Росмолодежь) оештыра .