Тавыш бирү 15 нче апрельдән 30 нчы майга кадәр уза.
Фото: Денис Гордийко
Моннан тыш, татарстанлыларның «Безнең ишегалды» Президент программасы буенча өстенлекле тәртиптә төзекләндереләчәк 200 ишегалдын сайлап алу мөмкинлеге булачак, дип хәбәр итә ТР Төзелеш министрлыгы матбугат хезмәте. Казан Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында хәбәр итүләренчә, быел ишегалларын төзекләндерү эшләрен апрель урталарында һава торышы уңайлану белән башларга планлаштыралар.
Күптән түгел Казан Мэры Илсур Метшин «Безнең ишегалды» программасын тормышка ашыру өчен быел Казанда өстәмә рәвештә 500 млн сум акча бүлеп биреләчәклеген җиткерде. Исегезгә төшерәбез, 2021 елда шәһәрдә 430 йортның 227 ишегалды территориясе төзекләндерелде. Уңайлыклар 100 меңгә якын кешене колачлады.