Акчаларны башка чорга күчерү автомат рәвештә «Кичектерелгән тулыландыру» сервисы аша башкарыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы апрель). Казанда яшәүчеләр, үзизоляция режимы гамәлдән чыгарылганнан соң, акчаларны югалтмыйча ташламалы юл билетларыннан файдалана алачак.
Акчаларны башка чорга күчерү автомат рәвештә «Кичектерелгән тулыландыру» сервисы аша башкарыла. Бу бер үк вакытта түбәндәге шартларны үтәгәндә мөмкин: гражданнарның ташламалы категориясе өчен электрон юл билеты 1-нче апрельдән 30-нчы апрельгә кадәрге чор өчен тулыландырылса, һәм бу чорда бер генә сәфәр дә булмаса.
Шулай ук, үзизоляция режимын гамәлдән чыгарганнан соң, казанлылар, юл йөрү режимын кертү чорына тулыландырылган һәм аның буенча бер генә сәфәр дә башкарылмаган очракта, акчаларны кире кайтаруга гариза бирә алачак.
Сораулар килеп чыкканда казанлылар «Транспорт картасы» акционерлык җәмгыятенең +7(843)262-80-80 номеры буенча кайнар линия телефонына шалтырата алалар, дип хәбәр ителә компания сайтында.