Карар яңа коронавирус инфекциясен таратуны булдырмау максатыннан кабул ителде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы март). Оешкан төркемнәр составында сәфәрләрен планлаштырган пассажирлар файдаланылмаган тимер юл билетлары өчен акчаны минималь югалтулар белән кире кайтара алачак. Мондый карар илнең төрле төбәкләрендә берничә массакүләм чараны гамәлдән чыгару һәм яңа коронавирус инфекциясен (2019-nCov) таратуны булдырмау максатыннан кабул ителде.
18-нче марттан 31-нче мартка кадәр поездларда оештырылган төркемнәр составында йөрүдән баш тарткан пассажирларга билетның тулы бәясен һәм урыннарны резервлау өчен алынган акчаларын кайтарачаклар. Поездларны 1-нче апрельдән 1-нче майга кадәр җибәргәндә, файдаланылмаган төркем йөрү документлары өчен акчаларны кире кайтару гамәлдәге кагыйдәләр нигезендә башкарылачак, дип хәбәр итә Горький тимер юлы матбугат хезмәте - «Россия тимер юллары» ААҖ филиалы. Барлык оештырылган төркемнәр өчен резервлауга алынган акчаларны каплау турында карар кабул ителде.
Барлык очракта да РФ Федераль антимонополь хезмәте билгеләгән 219 сум 60 тиен күләмендә җыем тотып калыначак.