Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
03.04.2024, 11:47

Казанлылар Марс белән Сатурнның Айга якынлашуын күрә алачак

Объектлар Кучкар йолдызлыгында берләшәчәк һәм гади күз белән дә күренәчәк

Фото: Денис Гордийко

Апрель аенда казанлылар берничә кызыклы астрономик күренешне күрә алачак, шул исәптән Марс белән Сатурнның Айга якынаюын да. Бу 6 нчы апрельдә 7:00 дән 8:00 гә кадәр булачак. Объектлар Кучкар йолдызлыгында берләшәчәк, һәм аларны хәтта гади күз белән дә күреп булачак.

И.В.Энгельгард исемендәге Астрономия обсерваториясе директоры, КФУның Физика институтының астрономия һәм космик геодезия кафедрасы профессоры Юрий Нефедьев сөйләвенчә, планеталарны җиңел табып булачак, чөнки алар Ай янында урнашачак. Сатурн – яктырак, аның боҗраларын кечкенә телескоп ярдәмендә аера алабыз, ә Марс – кызгылт төстә.

Көннең якты вакыты күзәтү өчен уңайсыз була ала, шуңа күрә моны төнлә эшләсәгез яхшырак. Мәсәлән, Марс кич белән көньяк-көнбатыш юнәлештә күренәчәк.

Тагын бер астрономик вакыйганы – кояшның тулы тотылуын – 8 нче апрельдә күзәтергә мөмкин. Ләкин аны гади күз белән күреп булмаячак, чөнки тотылу 19:00 сәгатьтә башланып, аның иң югары ноктасы 21:17 сәгатькә туры киләчәк. «Бу вакытта күктә кояш инде булмаячак. Тотылуны Төньяк Америка һәм Тын океан һәм Атлантик океандагы кайбер утрауларда яшәүчеләр күрә алачак», – дип җиткерде Юрий Нефедьев.

Моннан тыш, 14-30 нчы апрельдә ТР башкаласында Лирида метеор агымын күрергә мөмкин булачак. Аның иң югары ноктасы 21 нче апрельдән 22 сенә каршы төнгә туры киләчәк, дип хәбәр итә КФУның матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар