В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Объектлар Кучкар йолдызлыгында берләшәчәк һәм гади күз белән дә күренәчәк
Фото: Денис Гордийко
И.В.Энгельгард исемендәге Астрономия обсерваториясе директоры, КФУның Физика институтының астрономия һәм космик геодезия кафедрасы профессоры Юрий Нефедьев сөйләвенчә, планеталарны җиңел табып булачак, чөнки алар Ай янында урнашачак. Сатурн – яктырак, аның боҗраларын кечкенә телескоп ярдәмендә аера алабыз, ә Марс – кызгылт төстә.
Көннең якты вакыты күзәтү өчен уңайсыз була ала, шуңа күрә моны төнлә эшләсәгез яхшырак. Мәсәлән, Марс кич белән көньяк-көнбатыш юнәлештә күренәчәк.
Тагын бер астрономик вакыйганы – кояшның тулы тотылуын – 8 нче апрельдә күзәтергә мөмкин. Ләкин аны гади күз белән күреп булмаячак, чөнки тотылу 19:00 сәгатьтә башланып, аның иң югары ноктасы 21:17 сәгатькә туры киләчәк. «Бу вакытта күктә кояш инде булмаячак. Тотылуны Төньяк Америка һәм Тын океан һәм Атлантик океандагы кайбер утрауларда яшәүчеләр күрә алачак», – дип җиткерде Юрий Нефедьев.
Моннан тыш, 14-30 нчы апрельдә ТР башкаласында Лирида метеор агымын күрергә мөмкин булачак. Аның иң югары ноктасы 21 нче апрельдән 22 сенә каршы төнгә туры киләчәк, дип хәбәр итә КФУның матбугат хезмәте.