В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанның «Мир» кинотеатрында Төркия киносы атналыгы старт ала.

(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче октябрь). 25-нче октябрьдә Казанның «Мир» кинотеатрында Төркия киносы атналыгы старт ала. Дүрт кич дәвамында казанлылар һәм башкала кунаклары Төркия картиналарын карый алачак.
Программаны Юксель Аксуның «Ифтар өчен газлы су» кинотасмасы ачачак. 26-нчы октябрьдә тамашачыларга «Сары эсселек» (реж. Фикрәт Рәйхан) фильмын тәкъдим итәчәкләр. 27-нче октябрьдә кино яратучылар Джем Йылмаз һәм Али Танер Балтаджаның «Фокусник» фильмын карый алачак. Төрек киносы атнасын 28-нче октябрьдә Йылмаз Эрдоганның «Әче алмалар» фильмы төгәлли.
Фильмнар төрек телендә рус субтитрлары белән күрсәтеләчәк.
Сеанслар 19.00 сәгатьтә башлана. Барлык сеансларга керү ирекле, дип хәбәр итә оештыручылар.