Казан халкын «Зәңгәр күлләрне саклаучылар» волонтерлык проектында катнашырга чакыралар. Һәр катнашучы күзәтүчедән алып тыюлык экскурсияченә кадәр уку этапларын узачак, ә соңыннан тыюлык экскурсияченең аккредитациясен алачак.
Уку дәрәҗәләрен узу үз тәҗрибәңне үстерергә һәм табигатьне саклауга керткән өлешең өчен күңелле бүләкләр алырга мөмкинлек бирәчәк. Проектта катнашучыларга табигать территорияләрен карау күнекмәләрен яхшыртырга, экология кагылган акцияләрдә катнашырга һәм әйләнә-тирә мохитнең торышын күзәтергә кирәк булачак. Укудан соң катнашучылар аккредитация алачак һәм тыюлыкның рәсми экскурсиячеләре булачак, – дип хәбәр итә «Казансуны үстерү стратегиясе» проекты командасы.
Проектта 18 яшьтән 75 яшькә кадәрге теләге булган кеше катнаша ала, моның өчен 15 июньгә кадәр
сылтама буенча анкетаны тутырырга кирәк.
Проект Татарстан шәһәрләрен үстерү институтының табигый территорияләр дирекциясе тарафыннан Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе һәм «Укыту-тәҗрибә Шәһәр яны урман хуҗалыгы» ДБУ белән берлектә ТР Биологик ресурслар буенча Дәүләт комитеты, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы ярдәмендә оештырылды.