Мобиль пункт «КульТорг» акыллы куллану фестивалендә эшләячәк.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче февраль). Казанлылар икенчел чималны 13-нче февральдә «КульТорг» акыллы куллану фестивалендә эшләячәк мобиль пунктка эшкәртүгә тапшыра алачак. Фестиваль тимер юлчылар мәдәният йортында узачак.
Экоактивистлар эшкәртүгә пластик карточкалар, теш щеткалары, кыру станоклары, ручкалар, фломастерлар, пластик капкачлар, кремнардан һәм теш пасталарыннан тюбиклар (чиста, киселгән), таблеткалардан блистерлар, сатып алулардан чеклар (үтүкләнгән хәлдә) кабул итәчәк.
Икенчел чималны кабул итү 11.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Тимерьюлчылар мәдәният йортында (Ильич урамы, 1) узачак, дип хәбәр итәләр оештыручылар.
Исегезгә төшерәбез, «КульТорг» акыллы куллану фестивалендә казанлыларның винтажлы әйберләрне яки кием-салымны сату һәм сатып алу, алмаш фримаркетка килү, хәйрия фонды өчен кирәксез кием тапшыру, экотематикадагы фильмнар карау һәм башкалар булачак. Чара Тимерьюлчылар мәдәният йортында 11.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр узачак.