В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Мобиль пункт Миллениум күпере астындагы парковкада ачылачак
Миллениум күпере астындагы парковкада 25 августта икенчел чимал кабул итү мобиль пункты эшләячәк. Мәйданчыкта фримаркет зонасы оештыралар.
«ЭкоЛогично» проекты волонтерлары эшкәртүгә пластик, металл, техника, фольга, макулатура һәм икенчел чималның башка төрләрен алачак. Өстәмә рәвештә очрашуда ватылган керамика, хушбуйлардан һәм капкачлы дарулардан пыяла банкалар, теләсә-нинди төстәге һәм сыйфатлы капрон колготкилар алачаклар. Соңгысын бау ясау өчен Рус-Алман Швейцариясендә кулланалар. Тулы исемлек белән сылтама буенча кереп танышырга мөмкин.
Бу көнне яхшы хәлдәге кием-салым һәм аяк киемнәр, чүпрәк-чапрак, су фильтрлары, пластик уенчыклар, органика, видео-һәм аудиокассеталар, батареялар, лампалар, градусниклар һәм дарулар тапшырырга ярамый.
Теләге булган һәркем фримаркетта китаплар, канцелярия товарлары, савыт-саба, вазалар һәм башка әйберләр белән алмаша алачак.
Шәһәрлеләрне 10:00 дән 12:00 гә кадәр Миллениум күпере астындагы парковканың дүртенче пролетында көтәчәкләр.
Оештыручылар икенчел чимал кабул итү мобиль пунктының айның һәр соңгы якшәмбесендә эшләячәген искәрттеләр.