Аның эше Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көненә туры китерелгән.
Фото: Марат Мөгыйнов
Күчмә флюорография җайланмасы эшен Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көненә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсе оештыра.
Флюорограф 9:00 дән 13:00 гә кадәр эшләячәк, дип хәбәр итә идарәнең матбугат хезмәте.
Флюорография тикшерүе гади, үтемле һәм нәтиҗәле ысул белән туберкулезны һәм сулыш органнарының башка авыруларын алдан ачыклый.
2021 елда республикада туберкулез белән авыруның 912 яңа очрагы теркәлгән. 2020 ел белән чагыштырганда авырулар саны кимемәгән. Татарстанда барлыгы 1535 авыру исәптә тора.