В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Пациентларны иртәгә Нокса Авышлыгында кабул итәчәкләр
Фото: Денис Гордийко
Медицина хезмәткәрләре анкета тутырачак, тән массасы индексын билгеләячәк, гомуми һәм биохимик кан анализы алачак. Биредә шулай ук электрокардиография үтәргә, күз басымын үлчәтергә һәм кандагы кислород дәрәҗәсен ачыкларга мөмкин. Барлык пациентлар өчен терапевт консультациясе планлаштырылган.
Әгәр анализ нәтиҗәләрендә нормадан тайпылышлар булса, табиблар поликлиникага юллама бирәчәк, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча сәламәтлек саклау идарәсе.
Казанлыларны 14:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр көтәләр. Үзең белән паспорт һәм мәҗбүри медицина иминияте полисын алырга кирәк.
Акция «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты кысаларында уза.