В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Диктант һәм тест онлайн форматта үткәрелә.
Фото: Денис Гордийко
3 нче декабрьдән 12 нче декабрьгә кадәр VI Бөтенроссия хокукый (юридик) диктант була. Биремнәр актуаль юридик мәсьәләләргә һәм Россия хокукының нигезләренә кагылачак. Катнашучылар катлаулылыкның база яки профессиональ дәрәҗәсен сайлый алачак.
Диктантны рус, инглиз, португал һәм кытай телләрендә язарга мөмкин. Акция проект сайтында узачак.
Узган ел хокук буенча белемнәрне төрле илләрдән 900 меңнән артык кеше тикшергән. Быелгы акциянең яңалыгы – платформага юристлардан, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләреннән сораулар белән видео өстәлә, дип хәбәр итә Россия Юристлары ассоциациясе.
12 нче декабрьдә РФ Конституциясен белү буенча VII Бөтенроссия тесты узачак. Акциядә теләге булган һәркем катнаша ала, һәркем хокукый грамоталылык дәрәҗәсен бәяләргә мөмкин булган сертификат алачак. Тест «Гражданин» иҗтимагый хәрәкәте сайтында оештырыла.
Тест материаллары беренче тапкыр дәрестән тыш дәресләр циклының «Әһәмиятле әйберләр турында сөйләшү» методик кулланмаларына керәчәк. Акция халыкның хокукый грамоталылыгын арттыруга, гражданлык хокукларын һәм бурычларын аңлауга, гадел җәмгыять булдыруга юнәлдерелгән. Алты ел эчендә тестны Россиянең 85 төбәгендә һәм 27 чит илнең рус телле җәмгыятьләрендә 4 миллионнан артык кеше язган, дип хәбәр итә «Гражданин» иҗтимагый хәрәкәте.