В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Диктантны турыдан-туры да, онлайн форматта да язарга мөмкин булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче октябрь). 1-нче ноябрьдә казанлылар «Зур этнографик диктант» бөтенроссия акциясенә кушыла ала. Шәһәр халкы илдә яшәүче халыклар турындагы белемнәрен тикшерә алачак. Диктантны турыдан-туры да, онлайн форматта да язарга мөмкин булачак. Диктантта Россия һәм чит илләрдән, яше нинди булуга карамастан, рус телен белүче барлык теләүчеләр катнаша ала.
Диктант 30 сынау биременнән торачак: 20 сорау - ул диктантның гомумфедераль өлеше, илнең барлык шәһәрләрендә дә язу мәйданчыклары өчен бердәм һәм тагын 10 сорау - төбәк өлеше.
Максималь күләмдә катнашучылар 100 балл җыя алалар, барлык биремнәр буенча аларга сертификат биреләчәк. 10-нчы ноябрьгә кадәр акциянең рәсми сайтында дөрес җаваплар һәм типик хаталарны тикшерү урнаштырылачак.
Казанда этнографик диктант уздырылачак мәйданчыкларның берсе Халыклар дуслыгы йорты (Павлюхин ур., 57) булачак, калган мәйданчыкларны теркәү әле дәвам итә. Моннан тыш, диктантны рәсми сайтта онлайн язарга мөмкин булачак.
Диктант 11.00 сәгатькә планлаштырылган, дип хәбәр итә оештыручылар.