В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Экологик диктант 15-нче һәм 16-нчы ноябрь көннәрендә узачак.
Фото: Денис Гордийко
Бөтенроссия экология диктанты Бөтендөнья калдыкларны икенчел эшкәртү көненә багышланган. Экодиктант ел саен экодиктант.рус порталында онлайн-форматта һәм россиялеләрнең экологик белемен арттыру, экологик белемнәрне популярлаштыру максатыннан оффлайн-мәйданчыкларда уздырыла. Анда Россия Федерациясенең барлык субъектларында яшәүчеләр, шулай ук чит илләрдә яшәүче һәм 12 яшькә җиткән рус телен белгән кешеләр катнаша ала.
Акциядә катнашу өчен алдан ук теркәлергә кирәк. Казанлылар онлайн-диктантны сайтта яза алачак.