В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чара этномәдәни грамоталылыкны формалаштыруга юнәлдерелгән
Казан халкының 1 ноябрьдән 8 ноябрьгә кадәр ил күләмендә уздырыла торган «Зур этнографик диктант» Бөтенроссия мәгърифәтчелек акциясенә кушылу мөмкинлеге бар. Диктантны урынга килеп язарга да, офлайн-форматта язарга да була.
Биремнәрне Вишневский урамы, 10 йорт адресы буенча урнашкан Үзәк китапханәгә килеп эшләргә мөмкин. Диктант әлеге мәйданчыкта 5 октябрь көнне 10:00 сәгатьтә яздырыла башлый. Чарада катнашу өчен теркәлү мөһим.
Офлайн-форматта язу өчен miretno.ru сайтыннан файдаланырга була.
Диктант биремнәре тест рәвешендә рәсмиләштерелгән: 16 яшькә кадәрге катнашучылар өчен – 20 сорау, башкаларга 30 сорау әзерләнгән. Биремнәрне башкару өчен 45 минут каралган, максималь балл суммасы – 100, дип хәбәр итә Казанның Мәдәният идарәсе матбугат хезмәте.
Акция гражданлык бердәмлеген ныгытуга, Россия халыкларының рухи-әхлакый кыйммәтләрен популярлаштыруга һәм этномәдәни грамоталылыкны формалаштыруга юнәлдерелгән.
Диктант нәтиҗәләре Россия Федерациясе Конституциясе көнендә – 12 декабрьдә билгеле булачак.
«Зур этнографик диктант» беренче тапкыр 2016 елда уздырылган. Һәм шул вакыттан соң акциянең географиясе елдан-ел киңәя бара: хәзерге вакытта әлеге акция Россия белән бергә, чит илләрдә дә үткәрелә. Диктантны рус, инглиз һәм испан телләрендә язарга була.