В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
“Выходи решать!” Бөтенроссия контроль эше онлайн режимында да эшләп булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче ноябрь). 17 ноябрьдә Казан физика, математика һәм информатика буенча “Выходи решать!” Бөтенроссия контроль эшенә кушыла.
Чарада укучылар, өлкшннәр катнаша ала. Һәр предмет бунча 5 бирем каралган. Аларның барысы да 8-9 класс дәрәҗәсенә исәпләнгән. Моннан кала, рәсми сайтта алдан охшаш биремнәрне эшләп карап була, шунда ук контроль эшенә теркәлү ачылган.
Быел Бөтенроссия контроль эше илнең 90 шәһрендә 160-тан артык мәйданчыкта узачак. Казанда чара 16-нчы гимназиядә узачак (Дубравная, 51а).
Чарага килә алмаучылар өчен онлайн режимда катнашу мөмкинлеге бар.
Контроль эше беткәч, һәркем үз нәтиҗәләре белән таныша ала. Шулай ук катнашучыларга электрон сертификатлар һәм дипломнар тапшырылачак, дип хәбәр ителә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында.
Контроль эшен Мәскәү физика-техник институты. Чара РФ Фән һәм югары белем министрлыгы булышлыгы белән уздырыла.