Кайнар линия 21-23-нче июль көннәрендә эшләячәк.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы июль). Кадастр палатасы һәм ТР буенча Росреестр идарәсе республика һәм аның башкаласында яшәүчеләр өчен кайнар линия үткәрәчәк.
Ике ведомство белгечләре милекне сатып алыр алдыннан аны ничек тикшерергә, межалау үткәрергә, җир кишәрлекләрен ничек бүлешергә яки берләштерергә, кадастр исәбеннән участокны ничек төшерергә, күчемсез милек сатып алганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеге турындагы сорауларга җавап бирәчәк.
Кайнар линия 21, 22 һәм 23-нче июль көннәрендә 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр +7(843)514-90-77 (өстәмә 21-07) телефоны буенча эшләячәк, дип хәбәр итә ТР буенча Кадастр палатасы матбугат хезмәте.