Кайнар линия Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында 22-нче ноябрь көнне эшләячәк.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы ноябрь). 22-нче ноябрьдә ТР Иҗтимагый палатасында СОVID-19 пандемиясе чорында медицина ярдәмен оештыру мәсьәләләре буенча кайнар линия эшләячәк. Татарстанлылар сорауларына Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының сәламәтлек саклау һәм экология буенча комиссиясе рәисе Владимир Менделевич һәм Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев җавап бирәчәк.
Шалтыратулар 14:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр +7(800)350-44-72 телефоны буенча кабул ителәчәк, дип хәбәр иттеләр ТР Иҗтимагый палатасында. Республика халкы мөрәҗәгатьләрне шулай ук оешманың интернет-кабул итү бүлмәсе аша 22-нче ноябрь 14:00 сәгатькә кадәр калдыра ала.