В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чара Горки-Әмәт урманында 17 нче сентябрь көнне узачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 14 нче сентябрь). 17 нче сентябрьдә Казанның Горки-Әмәт урманында чираттагы «Лапа дружбы» хәйрия акциясе узачак. Шәһәрдә яшәүчеләр «Зооцентр» приютындагы этләр белән таныша һәм ошаган дүрт аяклыны өенә алып китә ала алачак.
Чара 10:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр узачак. 11:00 сәгатьтә кинолог Регина Мөхәммәтханова йорт хайваны белән уңайлы йөрү турында лекция укыячак. Ә приюттан соң этнең адаптациясе ничек узуы турында кинолог һәм этләрнең үз-үзен тотышы буенча белгеч Мария Титова сөйләячәк, лекция 12:00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе.
Чарада йорт хайваннары өчен азык, амуниция, дарулар һәм уенчыклар җыю оештырылачак. Ярминкәдә казанлылар натураль туклану һәм хайваннар өчен ризыклар сатып ала алачак.
Моңа кадәрге «Лапа дружбы» акциясе сентябрь башында Фучик урамындагы бульварда узды. Ул вакытта шәһәрлеләр өч этне сыендырган, шулай ук 80 килограмм азык һәм сигез мең сум акча җыйган.