В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Катнашучыларга янгын сүндерүчеләр киемнәрен кияргә, янгын сүндерү җиңсәсе белән вакытка йөгерергә, аркан тартышырга туры киләчәк.
Фото: Казан парклары һәм скверлары дирекциясе
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы февраль). 27-нче февральдә Казан шәһәренең Җиңү паркында «Әти һәм ул» гаилә эстафетасы узачак. Катнашучыларга янгын сүндерүчеләр киемнәрен кияргә, янгын сүндерү җиңсәсе белән вакытка йөгерергә, аркан тартышырга туры киләчәк.
Бу көнне паркта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсеннән янгын сүндерү-коткару техникасы һәм җайланмалары күргәзмәсе оештырылачак. Коткаручылар үз эше һәм төп куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләячәк.
Бәйрәм 12.00 сәгатькә планлаштырылган, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе.