В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Гаризалар 30-нчы ноябрьгә кадәр кабул ителә.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче октябрь). Казанда яшәүчеләр ел саен үткәрелә торган «Эколидер» республика конкурсына кушыла ала.
Конкурс табигатьтән рациональ файдалану, әйләнә-тирә мохитне саклау һәм экологик куркынычсызлык мәсьәләләрен хәл итү максатыннан, ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы тарафыннан үткәрелә. Анда предприятиеләр һәм оешмалар, шәхси эшмәкәрләр, уку йортлары, иҗтимагый берләшмәләр, халык һәм массакүләм мәгълүмат чаралары катнаша ала.
Катнашучылардан экологик программалар, фотоматериаллар/видеоматериаллар, табигатьтән рациональ файдалану буенча башкарыла торган эшләрнең тасвирламасы, республика территориясендә әйләнә-тирә мохитне саклау һәм экологик куркынычсызлык өлкәсендәге эшләр, басма материаллар кабул ителә.
Конкурс төркеменә карап, берничә номинация каралган. Әйтик, оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр нефть һәм газ сәнәгате, энергетика, төзелеш сәнәгате, торак-коммуналь комплекс, мәгариф оешмаларында экологик белем бирү, агро - һәм урман сәнәгате юнәлешләре буенча җиңү өчен көрәшә алачак.
Конкурста катнашу өчен гаризалар 15-нче ноябрьгә кадәр түбәндәге электрон адреслар буенча кабул ителә: Anastasia.Merdyukova@tatar.ru – оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр өчен; Anisa.Mannapova@tatar.ru – җирле үзидарә органнары, иҗтимагый берләшмәләр һәм гражданнар өчен; Eco.press@tatar.ru – массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен.
Конкурс материалларын бәяләүнең төп критерийлары арасында – комплекслылык һәм экологик проблемаларны чишү өчен гамәлгә ашырыла торган алымнар, табигатьтән рациональ файдалану мәсьәләләрен һәм проблемаларын чишүгә инновацион якын килү, идеянең оригинальлеге.
Барлык кирәкле мәгълүматны конкурс турында нигезләмәдә белергә мөмкин. Гариза материаллары ТР Экология министрлыгы сайтында урнаштырылган.