Конкурска гаризалар 2020 елның 30-нчы сентябренең Мәскәү вакыты буенча 12.00 сәгатенә кадәр кабул ителә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы июнь). Бүген «Объективта - ил» Бөтенроссия халык санын алу фотобәйгесе старт ала. Бәйгегә эшләр өч номинациядә кабул ителә.
Конкурста 18 яшькә җиткән Россия халкы катнаша ала. Моның өчен 2020 елгы Бөтенроссия халык санын алу рәсми сайтында алдан теркәлергә һәм махсус форманы тутырырга, үз эшеңә сылтама күрсәтергә кирәк.
Конкурс шартлары буенча фоторәсемнәрне Instagram социаль челтәрендә бастырырга, #фотоконкурс_перепись хештегын куярга һәм @strana2020 актив сылтамасын билгеләргә кирәк. Аккаунтның барлык кулланучылар өчен дә ачык булырга, ә эшләр png яки jpeg форматларында булырга тиеш. Бер катнашучы өч эш тәкъдим итә ала. Конкурска гаризалар 2020 елның 30-нчы сентябренең Мәскәү вакыты буенча 12.00 сәгатенә кадәр кабул ителә.
Катнашучылар үз эшләрен өч номинациядә күрсәтә ала: «Випинга илеңне күрсәт» - Бөтенроссия халык санын алу талисманы Випин кошы катнашында үз шәһәреңнең яисә авылыңның күркәм һәм колоритлы истәлекле урыннарын төшерү. Талисман цифрлы технологияләр кулланып ясалган эшләнмәләр, рәсемнәр, костюм яки сурәтләр рәвешендә тәкъдим ителергә мөмкин; «Традицияләрне саклыйбыз» - фотоэшләр, анда төрле төбәкләрдә яшәүчеләрнең якты образлары чагылдырылырга тиеш (милли киемнәрдә, шулай ук этник кухня ризыклары, йолалар һәм бәйрәмнәр сурәтләре); «Гаилә альбомы» - үз туганнарының берничә буыны фотографияләре. Һәр фото, номинацияләрнең берсен күрсәтеп, кыскача тасвирламалар белән бергә тапшырылырга тиеш.
Конкурс призлары ике этапта билгеләнәчәк: кулланучылар тавыш бирүе ярдәмендә ВПН-2020 сайтында һәм жюри сайлавы. Беренче этап барышында үз тавышын теләсә кайсы теркәлгән кулланучы бирә ала, ул үзенә ошаган эшкә «Ошый» тамгасын куярга тиеш була. Икенче этапта жюриның һәр әгъзасы лаеклы эшләрне сайлаячак. Конкурс нәтиҗәләре ВПН-2020 сайтында һәм социаль челтәрләрдәге рәсми битләрдә 2020 елның 15-нче октябреннән дә соңга калмыйча бастырылачак.
Һәр номинациядә өч премия гамәлгә куелган: 25 мең, 15 мең һәм 10 мең сум. Жюри шулай ук фотоконкурска гран-при - 50 мең сум бирәчәк. Моннан тыш, призерларга тиешле премия бирүне раслаучы электрон дипломнар җибәреләчәк, дип хәбәр итә Бөтенроссия халык санын алу матбугат хезмәте.