В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
23-нче марттан 10-нчы апрельгә кадәр теркәлергә мөмкин.
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче март). 13-нче апрельдән 15-нче майга кадәр Татарстанда экологик квест форматында онлайн-уен узачак. Анда катнашучылар ай дәвамында республиканың табигый мирасын саклауга һәм экологик культураны үстерүгә юнәлтелгән төрле иҗади һәм гамәли биремнәр алачак.
Оештыручылар квестның маршрут картасын төзиячәк, уенчылар акрынлап аның буенча хәрәкәт итеп, әйләнә-тирә дөнья экологиясенә үз өлешләрен кертәчәкләр.
Квестка мәктәп, югары һәм урта махсус уку йортларының 14 яшьтән олырак укучылары һәм студентлары командалары кушыла ала. Һәр командада 6-8 кеше булырга тиеш.
Катнашучыларны QR-код буенча теркәү 23-нче мартта башлана һәм 10-нчы апрельгә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының матбугат хезмәте.