В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Бу – гаилә төзелеше» проектында катнашу өчен 8 декабрьгә кадәр теркәлергә кирәк
Денис Гордийко фотосы
Киләсе ялларда, 13 һәм 14 декабрьдә, «Елмай» балалар паркында шәһәр халкы яратып өлгергән «Бу – гаилә төзелеше» проектының кышкы форматы уза. Аның кысаларында казанлылар үз көчләре белән илһамланып агачтан арт-объект булдырачаклар. Проектта катнашу өчен 6 яшьтән өлкәнрәк балалы гаиләләр чакырыла.
Бу елны катнашучылар парк павильонының эчке ишегалдында Кыш бабайның яңа ел йортын ясаячаклар. Арт-объект иҗтимагый киңлек кунакларын бәйрәм яллары вакытында сөендерәчәк.
Ике көн дәвамында гаиләләр кисеп, шомартып, буяп агачтан йорт корылмасын эшләячәк. Бу балалар һәм ата-аналар өчен бергәләп балта осталыгы нигезләрен үзләштерү һәм шәһәрнең бәйрәмчә бизәлешенә өлеш кертүдә үзенчәлекле мөмкинлек, дип билгеләп үтә Парклар һәм скверлар дирекциясе.
Проектта катнашу өчен гаризалар 8 декабрьгә кадәр әлеге сылтама буенча кабул ителә.
Чара «Архидети» оешмасы белән бергә Парклар һәм скверлар дирекциясе тарафыннан гамәлгә ашырыла.
Бу елгы җәйдә «Бу – гаилә төзелеше» проекты беренче тапкыр уздырылды һәм шәһәрдә күмәкләшеп төзү үсешендә мөһим вакыйгага әйләнде. Чара кысаларында Казанның 65 гаиләсе «Парус» архитектура объектын төзеде, шәһәр халкы җәйге көннәрдә биредә рәхәтләнеп ял итте.