Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
06.12.2023, 17:15

Казанлылар шеф-повар рецепты буенча әзерләнгән кыстыбыйны татып карый алачак

Татарстан Республикасы башкаласында «Татарстан халыклары ашлары» гастрономия конкурс-фестивале узачак

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 6 нчы декабрь). Казанның сәүдә үзәкләренең берсендә 15 нче декабрьдә «Татарстан халыклары ашлары» фестивале узачак, аның программасына шулай ук «Вилки» кулинар шоу-ярышлары да керәчәк. Фестиваль мәйданчыкта күренекле пешекчеләрне һәм танылган блогерларны җыячак.

Кичә «Автор кыстыбые» мастер-классыннан башланачак. Аны бер ресторанның шеф-повары, ТР Аш-су осталары гильдиясе вице-президенты Илгиз Галиев үткәрәчәк. Аңа монда блогерлар ярдәм итәчәк. Алар бергәләп милли ризык әзерләү серләре белән уртаклашачаклар. Параллель рәвештә кыстыбыйны яшь аш-су осталары тамашачылар өчен әзерләячәк.

Тәмамлану белән «Вилки» конкурсы башланачак. Анда пешекчеләр һәм блогерлардан торган алты команда катнашачак. Алар милли ризыклар әзерләүдә көч сынашачак. Ә оештыручылар уенчыларга физик чикләүләр тудырып, биремне катлауландырачак. Ярышлар ике этапта узачак: сайлап алу һәм финал турлары.

Катнашучыларны эксперт жюрие бәяләячәк – ул турнир призерларын һәм җиңүчеләрен билгеләячәк.

Ярышларда билгеле блогерлар һәм артистлар катнашачак: Аили, Динара Вургафт, Русина Семенко, Марат Мифтахов, Алинә Гыймалтдинова, Люция Алиева.

Кунакларны 17:00 сәгатьтә Җиңү Проспекты, 141 адресы буенча «Тәмле бульвар»ның төп сәхнәсендә көтәчәкләр. Шулай ук онлайн-трансляция дә үткәреләчәк.

Проект 2014 елдан гамәлгә ашырыла. Конкурсның максаты – профессиональ аш-су осталары өчен мәйданчык булдыру һәм чара кунакларын өй шартларында кулинария экспериментларына илһамландыру.

Чараны ТР Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән «Мәдәният һәм диалог үзәге» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы гамәлгә ашыра.

Барлык яңалыклар