В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу документның гамәлдән чыгу вакыты 1-нче февральдән 15-нче июльгә кадәрге вакыт аралыгына туры килгәндә мөмкин булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче апрель). Коронавирус инфекциясе таралу чорында хезмәт күрсәтүләр алу өчен «Минем Документлар» офисларына хәтта вакыты чыккан паспорт белән дә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Бу документның гамәлдән чыгу вакыты 1-нче февральдән 15-нче июльгә кадәрге вакыт аралыгына туры килгәндә мөмкин булачак. Тиешле Указны Россия Президенты Владимир Путин имзалады.
Күрсәтелгән чорда вакыты чыккан паспортны алыштырганда, штраф алынмаячак. Аны рәсмиләштерүгә күпфункцияле үзәкнең теләсә кайсы офисында гариза бирергә мөмкин.
Бу чорда 14 яшен тутырган, әмма РФ гражданины паспортын алмаган яшүсмерләр өчен шәхесне таныклый торган төп документ булып туу турындагы таныклык яки чит ил паспорты тора.
Шулай ук, Россия Президенты Указы нигезендә, 1-нче февральдән 15-нче июльгә кадәрге чорда алыштырылмаган машина йөртүгә хокук бирү документы дөрес санала.
Исегезгә төшерәбез, КФҮгә мөрәҗәгать иткәндә, кабул итүгә ТР дәүләт хезмәтләре порталы аша яки +7(843)222-06-20 колл-үзәге аша алдан язылырга кирәк.