В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Гражданнарны «Игелекле эшләр көне» хәйрия фонды юристы Наталья Веретенникова кабул итәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче гыйнвар). 24-нче гыйнварда Казанда «Игелекле эшләр көне» хәйрия фонды юристының бушлай консультациясе узачак. Гражданнарны гаилә мәсьәләләре буенча юрист Наталья Веретенникова кабул итәчәк.
Белгеч никахны өзгән, мал-мөлкәтне бүлгән, никах контракты, балалар һәм алиментлар турында бәхәсләр, ата-ананы билгеләүгә кагылышлы юридик нечкәлекләр белән бәйле сорауларга җавап бирәчәк, дип хәбәр итә «Игелекле эшләр көне» хәйрия фонды матбугат хезмәте.
Консультация 15.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Калинин ур., 3 («Яхшы куллар» склады) адресы буенча узачак. 8(843)236-65-61 телефоны буенча алдан язылу мәҗбүри.