В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу хезмәт бердәм федераль үрнәктәге аучылык билеты һәм аучы эте булган һәркем өчен ачык.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче июль). 15-нче июльдән республиканың күпфункцияле үзәкләре һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык урыннарына этләр белән ауга чыгарга рөхсәт бирә башлаячаклар. Бу хезмәт бердәм федераль үрнәктәге аучылык билеты һәм аучы эте булган һәркем өчен ачык. Дүрт аяклы дусттан башка ауга чыккан кешеләргә штраф салыначак.
Әлеге рөхсәт сазлык-болын киек кошларын ауларга хокук бирә. Аларга тәкәрлек, гаршнеп, чуллык, урман үрдәге һәм башкалар керә. Сазлык-болын киек кошларын этләр белән аулау сезоны 25-нче июльдән ачыла һәм 15-нче августка кадәр дәвам итә.
Гариза бирү өчен үзең белән паспорт, аучылык билеты булырга тиеш, шулай ук 650 сум күләмендә дәүләт пошлинасын түләргә кирәк. Хезмәтне гади язма формада рәсмиләштерелгән ышаныч кәгазе буенча да алырга мөмкин.
Рөхсәт алу өчен гаризалар республиканың барлык күпфункцияле үзәкләрендә кабул ителә. Рөхсәт мөрәҗәгать иткән көнне бирелә, дип хәбәр ителә «Минем документлар» дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең рәсми интернет-порталында.